Барлык яңалыклар
Кисәтү
22 декабрь 2020, 17:27

Тукталышка эшкә барам дип чыккан...

Бүген, 22 декабрь иртәсендә, Стәрлетамак шәһәре тукталышларының берсендә коточкыч вакыйга булган

анда бер хатынны пычак белән чәнчеп үтергәннәр.
Соңрак ачыклануынча, ханым троллейбус кондукторы булып эшләгән. “Вести. Башкортостан” хәбәр итүенчә, ул иртә белән эшкә барырга дип тукталышта автобус көтеп торган. Шулчак ул бер узгынчы ир белән конфликтка керә. Ир, озак уйлап тормый, пычак тартып чыгара да хатынга чәнчә.
Эчке эшләр министрлыгының беренчел мәгълүматлары буенча, полициягә җинаять турында шикләнелүченең туганы хәбәр иткән:
– Вакыйга урынына килеп җиткән уголовный розыск хезмәткәрләре 1998 елгы шикләнелүчене кулга алган. Моңа кадәр ул авыр тән җәрәхәтләре салганы өчен хөкем ителгән булган. Ирне полиция бүлегенә алып килгәннәр. Әлегә аны тикшерүчеләр кулына тапшырганнар. Җинаятьнең сәбәпләре ачыклана, – диләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Тикшерү комитеты полиция хезмәткәрләре белән берлектә җинаять урынын тикшерә. Шикләнелүче белән тикшерү эше алып барыла.

Чыганак: gtrk.tv
Фото: gtrk.tv
Читайте нас: