Барлык яңалыклар
Кисәтү
23 декабрь 2020, 17:20

Ихатада шашлык пешерү тыелмый

2021 елның 1 гыйнварыннан Русиядә гәмәлгә керәчәк янгынга каршы тәртипнең яңа кагыйдәләре йорт яны участокларында учак ягуны һәм шашлык пешерүне тыймый. Тик...

Тик саклык чарасын күрү зарурлыгын гына билгели.
“Кагыйдәләр йорт ихатасында учак яуны, фейерверк атуны тыймый, ә бу гамәлләрне көйли, тиешле нормативларны һәм таләпләрне ачыклый. Һәр кеше үзенең алты сутый җирендә ут ягып, шашлык, барбекю яки башка ризык пешерә ала, шул ук вакытта ул янгын хәвүефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Әлбәттә, муниципалитетлар, төбәк власть органнары көннәр коры, эссе торганда, көчле җил искәндә үзләренең катырак таләпләрен гамәлгә кертә ала”, – диде Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш департаменты директоры Ринат Еникеев.
Аның әйтүенчә, ихатада учакны йорттан – 20 метр, мангалда утны – 10 метр, аерым очракларда җиде метр ераклыкта ягарга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта кул астында янгын сүндерү чаралары (һич югында, бер чиләк су) булырга тиеш.
Әйткәндәй, 1 гыйнвардан Хөкүмәтнең “Русия Федерациясендә янгынга каршы тәртип кагыйдәләрен раслау турында”гы карары гәмәлгә керә. Аңа ярашлы, күп фатирлы йортларның чарлакларында һәм цоколь катларында шәхси әйберләрне саклау тыела. Шулай ук балконнарда һәм лоджияләрдә сүндерелмәгән шәм, тәмәке калдыру да катгый тыела.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/kh-ef-e-lek/Ihatala-shashli-beshere-tiyilmay-604478/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=104965500.
Фото: vazhnoznat.com
Читайте нас: