Барлык яңалыклар
Кисәтү
26 декабрь 2020, 17:06

Яңа штамм күп гомерләрне өзәчәк, имеш...

Яңа штамм килеп чыгу сәбәпле, COVID-19дан вафат булучылар саны артачак, дип фаразлый галимнәр.

Лондондагы Гигиена һәм медицина мәктәбенең инфекцияле авыруларны математик модельләштерү үзәге белгечләре махсус тикшеренүләр үткәргән. Аларның нәтиҗәләре шуны күрсәтә: ковидның яңа штаммы, элеккесенә караганда, 56 процентка тизрәк тарала.
Галимнәрдә әлегә яңа штаммның җиңелрәк, яки авыррак үтүенә кагылышлы мәгълүматлар юк, тик, шулай булуга карамастан, вирусның таралу тизлеге кискен артуы 2021 елда авыручылар санын сизелерлек күбәйтәчәк. Бу исә коронавирустан авыр хәлдә ковид-госпитальләргә эләгүчеләр һәм өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булучылар санының да артуына китерәчәк, ди белгечләр.
Яңа штамм әлеге вакытта Лондонда, Англиянең көньяк-көнчыгышында зур тизлек белән таралуын дәвам итә, шул сәбәпле 70тән артык ил Англия белән авиаэлемтәләрне туктаткан.
Фото: Kod.ru

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Ya-a-shtamm-k-p-gomerl-rne-z-ch-k-imesh-610151/?utm_source=vk
Читайте нас: