Барлык яңалыклар
Кисәтү
30 декабрь 2020, 14:52

Таудан чана шуганда 7 яшьлек кыз һәлак булган

Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, баланың үлемендә криминал билгеләре юк. Бала аягында басып торып кала алмаган, җиргә егылган. Сабый муены сынганнан соң һәлак булган.
"Бала әбисе белән кибеткә барырга чыга. Юлда барышлый, бала ишегалдында таудан чана белән шуып алырга сорый. Әби кибеттән әйберләр алганда, бала урамда калып торырга тели. Чана шуган чакта бала һәлак була", - дип сөйләгәннәр Свердловск өлкәсе буенча прокуратурада.
Тауның иң биек өлеше 194 см "Түбән Тагилның Ленин районы буенча тикшерү бүлеге тикшерү эшләрен башкара. Кешеләрне сораштыралар, якынча версия буенча, бу - бәхетсезлек очрагы", - дип аңлатканнар Русия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/29-12-2020/taudan-chana-shuganda-ide-yashlek-kyzny-mueny-syngan-5795771
Фото: https://perm.aif.ru/incidents/v_bereznikah_deti_katayutsya_s_gorki_riskuya_skatitsya_na_proezzhuyu_chast
Читайте нас: