Барлык яңалыклар
Кисәтү
13 гыйнвар 2021, 11:48

Грипп эпидемиясе көтелә

Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә...

Башкортстанда февраль башына грипп эпидемиясе көтелә. Бу хакта Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.
Башкала хакимиятендә үткән оператив киңәшмәдә ведомство җитәкчесе урынбасары Галина Пермина билгеләвенчә, бүгенге көндә безнең төбәктә кискен респиратор чирләр артуы күзәтелә. Әлегә грипп вирусы ачыкланмаган.
“Кискен респиратор вируслы инфекция чирләре буенча хәл әле узган елдагы кебек. Ләкин грипп дулкынын көтәбез. Гадәттә ул безнең республикада гыйнварның соңгы атналарында һәм февраль башында була. Быел респиратор инфекцияләр артуы февраль башында башланыр дип уйлыйбыз. Шул ук вакытта грипп вирусы да барлыкка киләчәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлавынча, А һәм В гриппы вируслары көтелә”, – диде Галина Пермина.
Аның әйтүенчә, безнең төбәктә халыкның 60 проценты грипптан прививка ясаткан. Шуңа чирләүчеләр саны югары булмас дип фаразлана.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Gripp-epidemiyase-k-tel-629357/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=3&img_url=https%3A%2F%2F24tv.ua%2Fresources%2Fphotos%2Fnews%2F201807%2F992677.jpg%3F1549359979000&text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%B1%D0%BE%D0%BB
Читайте нас: