Барлык яңалыклар
Кисәтү
17 гыйнвар 2021, 15:53

Йөк машинасы белән коточкыч авария...

15 гыйнварда Авыргазы районында теркәлгән авария нәтиҗәсендә өч кеше дәваханәгә эләккән.

Бу хакта республика ЮХХДИ идарәсе хәбәр итә. Уфа-Ырынбур трассасының 71нче чакрымында "Nissan Almera" белән идарә иткән 56 яшьлек водитель янында барган "Scania" авыр йөк машинасына бәрелгән. Җиңел машина водителе һәм аның ике пассажиры дәваханәгә озатылган.
Шулай ук авария Әбҗәлил районында теркәлгән. Кызыл Башкортстан-Покровка трассасының 7нче чакрымында "Шевроле Нива"ның 45 яшьлек водителе "Лада Гранта" автомобиленең артына бәрелгән.Чит ил машинасы водителе һәм аның олы яшьтәге пассажиры дәваханәгә озатылган.
Чыганак:https://yeshlek.rbsmi.ru/articles/ya-yly-tar-ta-ma-y-netu/Y-k-mashina-i-men-n-ot-os-os-avariya-635751/?u
Фото: Newsbash.ru
Читайте нас: