Барлык яңалыклар
Кисәтү
18 гыйнвар 2021, 14:09

Башкортстанда салкын һәм карлы булачак

.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 18 гыйнварда, көндез явым-төшем көтелми. Кайбер участокларда бозлавык, кар яву фаразлана. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача. Һава температурасы -16,- 21 градус, көньякта -12 градус.
Сишәмбе көнне, 19 гыйнварда, төнлә һәм көндез кар явачак, юлларның аерым участокларына көрт салачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача, көндез көчәйгәндә көчле. Төнлә – 23-28, көндез - 13, 18, көньякта 8 градус салкын.
Чәршәмбе көнне, 20 гыйнварда, төнлә һәм көндез бераз кар явачак, юлларда - кар бураны. Җил көнбатыштан уртача тизлектә, көнчыгышка күчүчән. Төнлә термометр баганасы -16,-21, урыны белән -26, көндез -13,-18 градус күрсәтәчәк.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Bashkortstanda-sa
Читайте нас: