Барлык яңалыклар
Кисәтү
21 гыйнвар 2021, 16:06

Каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен түләү арта

.

Башкортстанда каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен түләү гыйнвардан түгел, ә 1 февральдән артачак. БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров үткәргән киңәшмә барышында шулай хәл ителде.
Төбәк операторлары чүп чыгарган өчен хезмәтнең кыйммәтләнү сәбәпләре турында халыкка тиешенчә хәбәр итмәгәч, республика хакимияте, аңлату эшләрен үткәреп, хакларны 1 февральдән арттырырга булды. Премьер-министр шулай ук халыкның якланмаган катламнары өчен ташламалар системасын уйларга кушты.
Моннан тыш, хөкүмәт һәм төбәк операторлары ерак урнашкан – чүп-чар һәр көнне түгел, ә атнага бер тапкыр чыгарыла торган - торак пунктларында яшәүчеләргә түләүне арттырмаска килеште. Алар, элеккегечә, бер кешегә аена 55 сум түләячәк.
Төбәк операторлары республика территориясендә каты көнкүреш калдыкларын саклау өчен 7 мәйданчык төзергә тиеш.
1 февральдән “САХ” күп фатирлы йортта яшәүчеләр өчен – 75 сум, шәхси йортларда яшәүчеләр өчен - 76,17 сум; “ЭКО-Сити” 94,63 – 91,1 сум; “Экология Т” 95,35 - 96,85 сум билгели.
“Дюртюлимелиоводстрой” хакларны күтәрүне мартка кадәр кичектереп тора.
Фото: bashinform.ru

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Ch-p-chigargan-chen-
Читайте нас: