Барлык яңалыклар
Кисәтү
24 гыйнвар 2021, 17:16

Машина хуҗаларына штрафлар

.

Быелдан Администарив хокук бозулар турындагы кодекста "Транспорт чараларының территорияләрне төзекләндерү өлкәсендәге таләпләрне бозуы" нормасы барлыкка килде.
Документ нигезендә, теләсә кайда сүтелгән яки ташланган автомобильләр хуҗаларына кисәтү ясаячаклар яки 1-3 мең сумга кадәр штраф салачаклар. Мондый чараны инде "автохлам өчен штраф" дип атадылар.
Ачыклык кертик, "автохламга" нинди машиналар керә.
Юстиция министрлыгы билгеләгәнчә, сүтелгән автомобильләр дигәндә, конструкциядә каралган бер яки берничә кузов детале булмаган транспорт чаралары: капот, ишек, кузов ишеге йозагы яки кабина бикләре, ягулык багы бөкеләре күз алдында тотыла.
Моннан тыш, тыелган урыннарда машина юган өчен 2 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар; тукталыш һәм газон буенча йөргән өчен - 1,5 меңнән 4 мең сумга кадәр; балалар мәйданчыклары буенча йөргән яки туктап торган өчен - 2 меңнән 5 мең сумга кадәр; медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен 50 мең сумга кадәр штраф һәм 2-3 елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итү көтә.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Yan-shtraf-turinda-646528/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Фото:
autonews.ru
Читайте нас: