Барлык яңалыклар
Кисәтү
2 февраль 2021, 12:20

Авызыңны үлчәп ач!

.

1 февральдән алып социаль челтәрләрдә сүгенү кулланган өчен штрафлар үз көченә кеде. Яңа законның шартлары турында сөйләп үтәбез.
Сүгенгән өчен кешегә штраф салынмаячак, аның язып калдырган комментарийлар гына бетереләчәк. Бу социаль челтәрдәге кулланучыларга тезгенне бушатырга, начар сүзләрне элеккедәй иркен кулланырга мөмкин дигәнне аңлатмый. Чөнки мондый контентлы сайт я социаль төркем хужалары бетерергә, кирәк булса, кулланучының биредә хокугын чикләргә тиеш була.
Сүгенү булган язмаларны һәм башка законга ярашсыз мәгълүматны алып ташлаудан баш тарткан интернет-мәйданчыкларга сигезле миллион сумгача штраф яный.
Шул ук сүгенү кулланып оппонентын мәсхәрә итеп, кимсетеп язганнар өчен ил законнары кодексында "Кимсетү" статьясы бар. Аның чикләрендә закон бозганнарга 100 МРОТ ка кадәр күләмдәге штраф яки ярты елга сузылган төзәтү эшләре яный.
Җәмәгать урыннарында сүгенгәннәр 15 тәүлеккә иректән мәхрүм ителә, яки 15 МРОТ күләмендәге штраф түли.
Читайте нас: