Барлык яңалыклар
Кисәтү
5 февраль 2021, 11:44

Безне нинди һава торышы көтә?

..

Ялларда Башкортстанда һава торышы кискен үзгәрәчәк, дип кисәтә республика синоптиклары.
"Февральнең беренче биш көнендә республика территориясендә аномаль җылы һава торышы күзәтелде.
Уртача тәүлеклек температура нормадан 8-12 градуска артып китте. Кичә республиканың таулы
районнарында максималь температура плюс 5 градуска җитте. Әмма ял көннәрендә төбәктә һава торышы
кискен үзгәрәчәк, — дип хәбәр итәләр "Башгидрометүзәк"тә. — Көньяк җылысына алмашка Русиянең төньяк-
көнчыгыш районнарыннан континенталь салкын атмосфера агымы килә”.
6 февральдә көндез һава температурасы 0 градустан 8-13 градуска кадәр түбәнәя башлаячак. Шул ук вакытта
шимбә көнне, һава массалары алышыну сәбәпле, һава торышы бик начар булачак. Карлы яңгыр һәм җепшек
кар явуы көтелә, урыны белән көчле кар явачак.
Аерым районнарда бозлавык, электр чыбыкларына һәм агачларга кар ябышуы ихтимал. Көндез буран чыга,
җил көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр исәчәк. Юлларда сырынтылар, кар боткасы, бозлавык хасыйл
булуы көтелә.
"7 февральдә явым-төшем интенсивлыгы кимиячәк, әмма салкын фронт зонасында урыны белән көчле җил
вакытында буран сакланачак, юлларның аерым участокларында – кар өемнәре. Һава температурасы төнлә 16
-21 градуска, аязытканда 26 градуска кадәр төшәчәк. Көндез минус 15-20 градуска кадәр суыта, — дип
белдерә синоптиклар. — Киләсе атна башы салкын, гадәттәгедән 6-8 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә”.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/Tagin-salkinayta-663656/?
utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: