Барлык яңалыклар
Кисәтү
16 февраль 2021, 18:18

Штрафлар

Үткән елда автомобильчеләргә 100 миллиард сумнан артык штраф салынган.

Узган елда ЮХХДИ автоматик теркәү камералары ярдәмендә машина йөртүчеләргә 145,5 миллион сумнан артык штраф салган, бу 2019 елдагыга караганда 19,2 процентка күбрәк, дип хәбәр итте «Коммерсант», Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып.
Бер ел эчендә ЮХХДИ барлыгы 158,2 миллион штраф салган. «Коммерсант» язганча, иң киң таралган хокук бозуларга хәрәкәт тизлеген арттыру (124 миллион); юл билгеләре яисә хәрәкәт итү өлешендә юл тамгалары белән күрсәтелгән таләпләрне үтәмәү (13,6 миллион); светофорның тыючы сигналын, яки көйләүченең тыючы ишарәсен санга сукмау (5,2 миллион).
"Синие ведерки" хәрәкәте координаторы Петр Шкуматов фикеренчә, үткән елда машина йөртүчеләргә салынган карарларның гомум суммасы 100 миллиард сумнан артып китәчәк.
2019 елда ЮХХДИ органнары Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 142,1 миллион (+11%) штраф салган булган. Шуларның 122,1 миллионы - видеокамералар ярдәмендә. Ул вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм автоматик режимдагы видеокамералар салган штрафларның гомум суммасы 106,5 миллиард сумнан артып киткән булган.

Фото:
Bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Pochmak-saen-shtraf-sagaliy-679645/?utm_source=vk&u
Читайте нас: