Барлык яңалыклар
Кисәтү
17 февраль 2021, 18:42

Балаларга коронавирустан вакцина ясатыргамы?

..

Балаларга таҗлы вирустан вакцина ясатыргамы, юкмы? Бу сорау бүген барлык әти-әниләрне дә борчыйдыр. Әлеге җәһәттән Мәгариф буенча парламент комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия Федерациясенең элекке баш санитар табибы Геннадий Онищенко балаларга ни өчен коронавируска каршы прививка ясатмаска икәнлеге хакында аңлаткан.
Русия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко фикеренчә, иммунлаштыру компаниясе иң беренче чиратта хәвеф төркемендә булган кешеләргә таләп ителә. Әлеге төркемгә өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулары булган пациентлар һәм һөнәри вазыйфалары буенча бик күп халык белән эшләүче кешеләр керә. Бу медиклар, укытучылар, журналистлар.
Ә менә балаларга вакцина кадау мәҗбүри түгел, чөнки алар коронавирус инфекциясен өлкәннәргә караганда җиңел үткәрә. Алар организмында ковидтан соң авыр тайпылышлар да калмый, ди белгеч.
"Балаларга прививка ясамыйбыз,"- диде Онищенко.
Шул ук вакытта безне, өлкәннәрне, академик вакцина кадатырга өнди. Бу эшне озакка сузмау яхшы, дип ассызыклый ул.
Геннадий Онищенко фикерен билгеле табиб Александр Мясников та куәтли. Ул да балаларга вакцина ясау кирәкми, әлегә, пандемиянең бу дулкынында, ди. Мясников фикеренчә, балалар һәм авырлы хатын-кызлар өчен аерым вакцина эшләү дөрес булыр.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Balalarga-koronavirustan-vaktsina-yasatirgami-681481/
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D1%80%D0%B5%D0%B1%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D1%83%20%D0%B4%D0%B5%D0%BB%D0%B0%D1%8E%D1%82%20%D0%BF%D1%80%D0%B8%D0%B2%D0%B8%D0%B2%D0%BA%D1%83&stype=image&lr=101166&source=wiz&p=2&pos=65&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Fwww.iatropedia.gr%2Fwp-content%2Fuploads%2F2016n%2F12%2Fmhniggti-embolio.jpg
Читайте нас: