Барлык яңалыклар
Кисәтү
17 февраль 2021, 17:27

Өшегәндә беренче ярдәм күрсәтү буенча КИҢӘШЛӘР

.

Чып-чын суыклар, ниһаять, безгә дә килеп җитте. Суык көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак вакыт йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. Урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк. Киемегез кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кием кию дөресрәк. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнегез. Ерак юлга чыгарга туры килсә, үзегез белән җылы киемнәр, одеял, кайнар чәй алыгыз. Көрәк ише коралларыгыз да гел машинада йөрсен.
Урамда тәмәке тартудан тыелып торыгыз, спиртлы эчемлекләр эчкән көе дә суыкка чыгу тыела.
Өшегәндә беренче ярдәм
Өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштырып, беренче ярдәмне күрсәтә башларга кирәк. Туңган урынны җылыту әкрен-әкрен генә башкарылырга тиеш. Өшегән урынны кул, тукыма кисәге, спирт һәм бигрәк тә кар белән уу рөхсәт ителми.
Бөтен җире туңган вакытта, кешене җылы одеялга төрү зарур, ә өшегән урынны җылылыкны үткәрми торган мамык һәм марля белән уратып куярга кирәк.
Кул яки аяк өшесә, су температурасын аз-азлап кына күтәреп, ваннада җылытырга була. 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә.
Авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә торган дару препаратларын кулланырга ярый, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/shegnd-berenche-yardm-krst-buencha-kishlr
Фото: anothercity.ru
Читайте нас: