Барлык яңалыклар
Кисәтү
26 февраль 2021, 17:25

Түбән Новгородта шартлау булган

..

Түбән Новгородта торак йортның янкормасында урнашкан суши-ресторанда шартлау булган
Якындагы йортларда тугызынчы катка кадәр тәрәзәләр ватылган.
26 февральдә иртәнге якта Түбән Новгород шәһәренең Канавин районында Мещерский бульварында
кафеда шартлау булган. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, күп катлы йортның беренче катында
янкормада суши-ресторан урнашкан. Шаһитлар төшергән кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.
Якынча белешмә буенча, көнкүреш газы шартлаган. «Анда кафе-суши иде. Күрше йортларда
тугызынчы катка кадәр тәрәзәләр ватылды, юлга төште. Мин бу урыннан барган булсам, миңа
да коелыр иде», — ди шаһит.
Хәрабәләр арасында кешеләр булуы ихтимал. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
хәбәр иткән.
Урында эшләүче РЕН ТВ хәбәрчесе сүзләренчә, кафеда эшләүче хатын сменасы башланыр алдыннан
бинага кергән. Шул чакта шартлау булган. Пыяла ватыклары һәм бина кисәкләре йөзләрчә метрга
таралган, якында тора торган машиналар җимерелгән. Кафе хезмәткәренең язмышы билгеле түгел.
Янгын башланган, йортта яшәүчеләрне эвакуациялиләр. «Вести» каналы хәбәр иткәнчә, хәрабәләр
арасында ике кеше булуы ихтимал. Урынга җыелган шаһитлар коткаручыларның ярдәм сорап
кычкырган кешеләр тавышын ишетүен әйткән. Хәзер бина калдыкларын кул белән аралыйлар.
Бинада янгын чыккан, аны сүндерү эшләре бара, биредә яшәүчеләрне якындагы мәктәптә
урнаштырып торганнар.
«Самурай» дип аталган кафедагы шартлау мизгеле төшерелгән кадрларны Ni Mash каналы күрсәтте.
Русия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 12
катлы йортка терәп төзелгән корылмада шартлау һәм аннан соң янгын булган. Җинаять эше ачылган.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/26-02-2021/g-lnaz-s-f-rova-g-z-l-urazovaga-gafu-
itegez-ipi-bel-n-s-tne-tk-bir-almyym-5808972
Фото: https://yandex.ru/images/search?pos=4&img_url=http%3A%2F%2Fgorodskoyportal.ru%2Frostov
%2Fpictures%2F68187448%2Fnewspic_big.jpg&text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE
%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%BF%D0%BE
%D0%B6%D0%B0%D1%80%D0%B0%20%D0%B2%20%D0%B3%D0%BE%D1%80%D0%BE
%D0%B4%D0%B5&lr=125236&rpt=simage&source=wiz
Читайте нас: