Барлык яңалыклар
Кисәтү
15 март 2021, 16:16

Баш санитар табиб: маскаларны ташламагыз,..

.

Баш санитар табиб: маскаларны ташламагыз, алар әле дә кирәк
Россиядә маска режимы саклана, барлык җәмәгать урыннарында һәм урамда 50 дән артык кеше җыелган җирләрдә битлек киеп йөрергә кирәк, дип белдерде 12 март көнне Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова.
"Россия Федерациясендә җәмәгать урыннарында һәм бина эчендә, урамда 50 дән артык кеше җыелган җирләрдә маска режимы гамәлдә калачак. Калган барлык очракларда урамда маска кию мәҗбүри түгел", - дип белдерде баш санитар табиб.
Попова шулай ук өстәп әйткәнчә, маска киеп йөрү бөтен кеше өчен мәҗбүри.
10 мартта Мәскәү мэры Сергей Собянин белдергәнчә, метрода мәҗбүри рәвештә маска киеп йөрү һәм массакүләм чаралар үткәрүне тыюлар Мәскәүдә язын чикләүләр гамәлдән чыгарылганнан соң да гамәлдә булачак.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bash-sanitar-tabib-maskalarny-tashlamagyz-alar-le-d-kirk.
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%20%D0%BB%D1%8E%D0%B4%D0%B8%20%D0%B2%20%D0%BC%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%86%D0%B8%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%B9%20%D0%BC%D0%B0%D1%81%D0%BA%D0%B5&stype=image&lr=101166&source=wiz&pos=3&img_url=https%3A%2F%2Fscontent-hel2-1.cdninstagram.com%2Fv%2Ft51.2885-15%2Fe35%2Fs1080x1080%2F93852469_2615005845270873_1508483283537061450_n.jpg%
Читайте нас: