Барлык яңалыклар
Кисәтү
19 март 2021, 13:49

Водитель таныклыгы алырга теләүчеләргә яңалык

Имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрә

1 апрельдән Русиядә
автомобиль йөртү
таныклыгына имтихан
бирү кагыйдәләре
үзгәрә.
Бу үзгәрешләр җиңел
автомобиль, йөк
машинасы, автобус
белән идарә итәргә
әзерләнүчеләргә
кагылачак. Мотоцикл
йортү хокукын алырга
теләүчеләргә имтихан
элеккечә калачак.
Моннан тыш, штраф
баллары исәпләнә
торган хокук бозулар
һәм хаталар исемлеге
дә үзгәргән. Исемлекне
төркемнәргә бер, ике
һәм өч балл буенча
бүлгәннәр. Аерым
блокка тупас хаталар
чыгарылган. Алар
булганда имтихан
туктатыла. Элекке кебек
үк, имтиханны уңышлы
тапшыру өчен штраф
баллы биштән артмаска
тиеш.
Имтихан вакытында,
машинада имтихан
алучыдан тыш, күзәтүче
дә утырачак.
Чыганак:
https://yeshlek.rbsmi.ru
/articles/ya-yly-tar-
ta-ma-y-netu/Imtihan-
bire--a-i-l-re--g-r-
724483/?
utm_source=vk&utm_me
dium=social&utm_camp
aign=35065816
Фото: vladnews.ru
Читайте нас: