Барлык яңалыклар
Спорт
7 декабрь 2018, 13:38

Талбазыда – баскетбол

Район үзәге республиканың баскетбол башкаласына әйләнде.

Авыл алты шәһәр һәм алты район баскетбол дружиналарын - төбәк яшүсмерләр баскетбол лигасының II турында катнашучыларны кабул итте.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өч көн дәвамында спорт ярышлары барды. 12 команда III турга чыгарга тырышты. Безнең „Tolbazyboys” командасы дүрт уенда Яңавыл, Уфа һәм Тәтешле районнарын җиңде, тик Благовещен спортчыларыннан гына калышты.
- Егетләр тагын берничә команда белән бертигез балл җыйды. Шуның өчен III турда катнашуыбыз безнең ярышташларның ике арадагы нәтиҗәләренә бәйле, - дип хәбәр итте баскетболчылар тренеры Илдар Симашев.
Якын көннәрдә Талбазы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Башкортстанның җиде районыннан КЭС-Баскет мәктәп баскетбол лигасында катнашучыларны кабул итәчәк.
Читайте нас: