Татарстанның башкаласында милли көрәш буенча Русия Федерациясе чемпионаты үтте. Илебезнең 30 төбәгеннән 170тән артык кеше иң көчле спортчы исеме өчен ярышты. Чемпионатта Башкортстан Республикасы намусын 10 батыр - төбәк чемпионаты җиңүчеләре - яклады. Алар арасында безнең якташлар - морадымлы Рушан Ильясов белән усманлы Рәмил Галимов та булды.