Барлык яңалыклар
Спорт
9 гыйнвар 2019, 14:37

Кышкы уеннар

Яңа ел каникулларында Куезбаш мәктәбендә җәмгыять өчен куркынычлы һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен "Кышкы уеннар" спорт ярышлары үтте.

Аларның алдында тәбрикләү сүзе белән балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Р.Ш.Шарапова, физик культура һәм спорт буенча баш белгеч И.И.Мөфтәхиналар чыгыш ясады.
Концерт һәм спорт программасы чагу оештырылган иде, балалар уеннарда һәм эстафеталарда теләп катнаштылар. Барысы да истәлекле бүләкләргә лаек булды, агымдагы елга уңай энергия алды.
Чараларны яхшы оештырган һәм актив тормыш позициясе өчен укытучыларга һәм мәктәп директорына рәхмәт белдерәбез.

И.Мөфтәхина.
Читайте нас: