Барлык яңалыклар
Спорт
17 гыйнвар 2019, 13:53

Көмеш приз - талбазылыларда!

Башкортстан Республикасының XXI Укучылар спартакиадасы кысаларында Чишмә районында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының авыл муниципаль районнары командалары арасында баскетбол буенча финал ярышлары үтте.

Зона ярышларында беренче һәм икенче урын яулаган 15 яшүсмерләр командасы җыелган турнирда безнең зонада җиңгән Талбазы лицееның "Авыргазы" командасы катнашты.

Уеннар гади булмады. Өч көн дәвамында барган киеренке көрәштә лицейда укучылар тиз һәм төгәл баскетбол, югары осталык, матур уен, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Уеннар нәтиҗәсендә "Авыргазы" командасы турнирда икенче урынны яулады һәм кубок, медальләр белән бүләкләнде.

Талбазы командасы баскетболчысы Рөстәм Юлдашев 150дән артык ярышта катнашучы арасында турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.

БР укучылары спартакиадасының IV этабында көмеш призер булып, лицейның баскетболчылар командасы V этапка - "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк финалына юллама яулады, анда спорт мәйданчыгында шәһәр һәм авыл турнирлары финалистлары очрашачак. Спортчыларга республиканың иң көчле командасы исеме өчен көрәшергә туры киләчәк.

Безнең баскетболчылар җиңәр, дип ышанып калабыз!

И.Симашев.
Читайте нас: