Барлык яңалыклар
Спорт
21 гыйнвар 2019, 11:34

Башкортстан Республикасының иң яхшы тренеры Морадымда яши

Авыргазы районының милли көрәш, билбаулы көрәш һәм ирекле көрәш буенча тренеры Илдус Надршин "Башкортстан Республикасының иң яхшы тренеры" исемен алды.

"Башкортстан Республикасының иң яхшы тренеры" исеме - безнең төбәктә иң мактаулы исемнәрнең берсе. Бу исем теге яки бу спорт төрен үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга гына бирелә. Бу хөрмәткә милли көрәш, билбаулы көрәш һәм ирекле көрәш буенча тренер Илдус Ягафәр улы Надршин да лаек булды.
- Бу бүләк - минем, призлы урыннар биләгән балаларның, укытучыларның, ата-аналарның гомум бүләге! Балаларның талантын үстерәсе, яшь спортчыларга спортка һәм сәламәт тормышка мәхәббәт тәрбиялисе һәм, әлбәттә, ата-аналарга үз балаларын спорт белән тәрбияләүгә ышанып тапшырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, - ди тренер И.Я.надршин.
Илдус Ягафәр улы Надршинны хаклы рәвештә танылуы белән котлыйбыз! Эшендә арытаба да уңышларга ирешүен телибез!
И.Мөфтәхина.
Читайте нас: