Барлык яңалыклар
Спорт
1 февраль 2019, 13:15

Ирекле көрәш буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге

Авыргазы районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 21 һәм 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында спорт (ирекле) көрәше буенча Башкортстан Республикасы беренчелегендә катнашты.

Уфа шәһәрендә үткән ярышларга республиканың 15 муниципаль районы һәм шәһәреннән 160 спортчы җыелды.

Безнең спортчылар, югары көрәшү осталыгы күрсәтеп, призлы урыннарны лаеклы яулады. Турнирда үзләренең авырлык категориясендә көмеш һәм бронза призер булдылар:
Умар Самадов (45 килограммга кадәр) - 2 урын;

Никита Сидоров (50 килограммга кадәр) - 2 урын;

Фирүзә Фәйзуллина (53 килограммга кадәр) - 3 урын;

Олеся Семенова (65 килограммга кадәр) - 3 урын.
Көрәшчеләрне, аларның остазлары - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры-укытучысы Илдус Ягафәр улы Надршинны җиңү белән котлыйбыз! Февраль аеның беренче көннәрендә Стәрлебаш авылында үтәчәк ярышларда спортчыларыбызга уңышлар телибез. Көрәшчеләребез көрәш буенча Башкортстан Республикасы беренчелегендә катнаша.

Авыргазы районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе.
Читайте нас: