Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль 2019, 12:22

Барыгыз да чаңгы юлына!

Районда Бөтенрусия «Русия чаңгы юлы - 2019» ярышлары үтә.

- Спорт чаралары Сәмән авылында уза. Традицион булган 2 һәм 3 чакрым арага узышлардан (төрле яшь категорияләре буенча) тыш, «Әти, әни, мин - чаңгычылар гаиләсе» гаилә эстафетасы үтә. Катнашырга теләүчеләргә төрле костюмнарда узыш оештырабыз. Иң матур костюмлыларга татлы призлар биреләчәк, - ди физкультура һәм спорт буенча баш белгеч Илсия Мөфтәхина.


Тулырак мәгълүмат алу өчен оештыру комитетына 2-19-91, 2-01-56 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә.

Фото Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: