Балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбендә үткән бу ярыш Башкортостан Республикасы оештырылуына 100 еллыкка багышланды. Анда дүрт Әлшәй, Дәүләкән, Гафури , Авыргазы районнарыннан волейбол командалары катнашты.
Уеннар бик көчергәнешле үтте. Волейболчылар үзләренең бар осталыкларын күрсәтте. Ниһаять, ярышның җиңүчеләре билгеле булды: I урынны Дәүләкән , II урынны Авыргазы, III урынны Әлшәй районнары командалары яулады.
Балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбе.