Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2019, 13:03

Пешка, фил, ат һәм башкалар

Язгы каникул көннәрендә Куезбаш мәктәбендә элекке район хакимияте башлыгы Марат Ишемгулов истәлегенә багышланган шашка-шахмат турниры үтте.

Анда кырыкка якын урта һәм башлангыч сыйныф укучысы катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучыларга мәктәп директоры Мария Вострецова, хезмәт ветераны, күп еллар Марат Баязит улы җитәкчелегендә эшләгән Батыр авыл биләмәсенең элекке башлыгы Нина Дмитриева, әлеге авыл биләмәсе башлыгы Флюр Дәминовлар уңышлар теләделәр. Балаларга М.Ишемгуловнның тол хатыны Валентина Георгиевна да изге уйларын җиткерде. Шахмат түгәрәге җитәкчесе Яхъя Мөхәммәтҗанов уен кагыйдәләре һәм турнирның программасы белән таныштырды. М.Ботвинник, А.Карпов, В.Крамник исемнәре белән танылу алган уенның авыл балаларында шундый популяр булуы куанычлы хәл. Мәктәп шахмат лигасының М.Ишемгулов истәлегенә багышланган беренче турниры бу уку йортында үткән елны үткә- релде. Ул аклы- каралы фигураларның шахмат тактасында ярышуы белән күбрәк балалар кызыксынуын күрсәтте. Өстәвенә бу алар өчен компьютер уеннарыннан аерылып торырга һәм берьюлы фикерләү эшчәнлеген үстерергә булышлык итә.
Ярышлар кызу барды. Яшь спортчылар лаеклы чыгыш ясады. Акыл, чыдамлык, ныкышмалылыклык кебек сыйфатлар кайсысында күбрәк булуы ачыкланды. Шахмат уйнау - иң беренче үзеңдәге каршылыкларны җиңеп чыгу. Шахмат белән шөгыльләнү аң үсешенә уңай тәэсир итә, уйлау сәләтен , шулай ук гармонияле интеллектуаль үсеш булдыра, эмоциональ яктан ныклылыкны, хәтерне, игътибарны, зирәклекне, математикага сәләтне үстерә. Шахмат - ул бер үк вакытта спорт та, фән дә, сәнгать тә.
Ике сәгать вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Судьялар уенга йомгак ясады. Бөтен җиңүчеләр дә Валентина Георгиевнаның кулыннан истәлекле бүләкләр алды.
Читайте нас: