Барлык яңалыклар
Спорт
19 апрель 2019, 10:04

ГТО нормаларын тапшырдылар

Районның муниципаль хезмәткәрләре физкультура нормативлары тапшыруда көчләрен сынады.

Район хакимияте һәм авыл Советларыннан 60тан артык хезмәткәр бөтенрусия физкультура-спорт комплексында катнашу өчен балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә җыелды. Аларга район хакимияте башлыгы үрнәк күрсәтте: бер потлы герне 26 тапкыр күтәреп, турникта 10 тапкыр күтәрелеп, ГТО нормативларын бик яхшы билгесенә үтәде.
Хезмәткәрләр перекладинада, яткан килеш кулда күтәрелде, гимнастика күнекмәләре эшләде, гер күтәрде, урыннан озынлыкка сикерде. Тестлар катнашучыларның яшенә, җенесенә карап үзгәрде. Нәтиҗәләр ГТОның бердәм электрон базасына теркәлде. Биремнәрне үтәүчеләр комплекс значоклары белән бүләкләнәчәк
Читайте нас: