Барлык яңалыклар
Спорт
16 Май 2019, 17:27

Спортчылар һәрвакыт яшь

Талбазы авылында район гәзите призларына җиңел атлетика эстафетасы үтте.

Традиция буенча ул ел саен 9 Май- Җиңү көнендә үткәрелә.Быел редакция бу изге йоланы тергезде. Шуның өчен журналистлар эстафета барышын зур кызыксыну белән күзәтте.
Командалар тугыз этапта ярышты. Һәр йөгерүчегә дистанция төрле иде (200 - 1000 метр, барлыгы дүрт чакрым). Йөгерүдә кече һәм өлкән төркем вәкилләре, оешма һәм предприятиеләрдән хезмәткәрләр катнашты. Мәктәп укучылары арасыннан үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр күп булса, өлкәннәрдән ике команда гына катнашты. Аның каравы, аларның яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәкләренә шиге булмады. Лицей укытучылары командасы бу составта беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Алар өчен ул яшәү рәвеше, чөнки спорт белән даими шөгыльләнәләр. Мәсәлән, физкультура укытучысы Николай Иванов берничә буын спортчы тәрбияләгән, үзе дә ел саен ярышларда катнашып тора. Ул һәрвакыт яшь.
- Безгә бу бәйрәм генә. Бер-беребез өчен борчылабыз, монда команданың бердәмлеге мөһим. Коллегаларыңның ярдәмен тойсаң, дистанцияне үтү җиңелрәк, - дип тәэссоратлары белән бүлеште спорт ветераны.
Күппрофильле колледж командасы өчен көрәшкән Руслан Якупов та аның укучыларының берсе. Районның җыелма командасы составында баскетбол буенча республика турнирларында катнаша. Моның өчен ул даими күнекмәләргә йөри, һәрвакыт яхшы формада.
- Эстафетада катнашу минем өчен намус эше. Үземнең спорттагы казанышларымны мин Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлыйм, - диде ул фиништан соң.
Спортчы коллегалары белән горур- лана. Аның сүзләре буенча, коман- дасындагы хатын-кызлар велосипедта яхшы йөри. Әйткәндәй, бүген 17 майда илебездә ел саен уза торган “Эш- кә велосипедта” акциясе үтә. Аңа авыргазылылар да кушылса, яхшы булыр иде.
Оешмалар арасында лицей укыту- чылары командасы чемпион исемен яулады, ә күппрофилле кол- ледж икенче урынга чыкты. Алар белән ярышырга теләүчеләр булмады, шунысы кызганыч. Ә районда хезмәт коллективлары аз түгел, тату команда булып эшләү икенчерәктер, бәлки. Эштә дә, спортта да бердәм булсаң гына уңышка ирешү мөмкин. Бердәмлектә - көч!
Кече төркемдә 2нче Талбазы мәктәбе иң яхшы нәтиҗәгә иреште, 3нче мәктәп - II, лицей - III урында.
Өлкән төркемнәр арасында берен- челекне лицей укучылары, алар артыннан Сәмән мәктәбе укучылары, өченче урында яңафедоровкалылар. Җиңүчеләр һәм призерлар район хаки- миятеннән һәм “Авыргазы хәбәрчесе” гәзитеннән бүләкләр алды.
Читайте нас: