Барлык яңалыклар
Спорт
6 сентябрь 2019, 14:14

БАШКОРТСТАН ГОЛЬФИСТЛАРЫ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ КУБОГЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ХӘЙРИЯ ТУРНИРЫНДА ӨЧЕНЧЕ УРЫННЫ АЛДЫ

Башкортстан командасы Татарстан Республикасы Президенты кубогына үткәрелгән IX хәйрия турнирында өченче урынны алды.

Башкортстан командасы ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ КУБОГЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН IX ХӘЙРИЯ ТУРНИРЫНДА ӨЧЕНЧЕ УРЫННЫ АЛДЫ.

Бу традицион турнир ел саен Казан шәһәрендә үтә. Быел ул илебездән һәм якын чит илләрдән 100дән артык спорт сөючене җыйды. Башкортстан өчен “Урал” командасы капитаны , талбазылы Фәрит Мәхмүтов җитәкчелегендә Уфадан Гомәр Мәхмүтов, Казаннан Наилә Сабирова, Чабаксардан Николай Сазоновлар чыгыш ясады. Алар тик Мәскәү һәм Казан комадаларыннан калышып өченче урынга чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та команда составында үз республикасы данын яклады.

Турнирдан кергән 3,5 миллион сум акча мәрхәмәтлек акцияләренә юнәлтеләчәк.
Читайте нас: