Барлык яңалыклар
Спорт
25 сентябрь 2019, 12:06

Башҡортостанда «Авыл тренеры» проектына 60 миллион сумнан артык акча бүленде

2020 елда Башкортостанда республика башлыгы Радий Хәбировның сентябрь указы чикләрендә «Авыл тренеры» проекты башлана.

Аңа 60 миллион сум бүлү күзаллана, дип хәбәр итте брифингта яшьләр сәясәте һәм спорт мнистры Руслан Хәбибов.
«Республиканың 56 муниципаль берәмлегендә проектны гамәлгә ашыра башлыйбыз. Бүген авылларда 130 тренер җитешми. Башкортостанның 200 мәктәбендә «Спорт көрәше — мәктәпләргә» программасын кертү исәпкә алганда, бу зур сан. Киләсе елда республика башлыгы указы чикләрендә «Авыл укытучысы» һәм «Авыл табибы» проектларына охшаш «Авыл тренеры» проектын тормошка ашыру эшенә тотынабыз», — дип аңлатты министр.
Руслан Хәбибов сүзләренә караганда, авылдагы спорт мәктәбенә эшкә кайткан һәр тренерга муниципалитет билгеләгән чорда эшләү шарты белән бер тапҡыр 600 мең сум акча түләнә.
Моннан алда «Башинформ» республика җитәкчесенең «2024 елга кадәр Башкортостан Республикасының социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлештәре турында»гы указга кул куюы турында хәбәр итте.
Башинформ.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: