Барлык яңалыклар
Спорт
8 ноябрь 2019, 11:35

Безнең өчен алар - җиңүче!

Мәскәүдә Бөтенрусия 6х6 балалар ихата футболы фестиваленең финал этабы тәмамланды. Башкортстан намусын районның тренер Флүр Бакиев җитәкләгән яшүсмерләр (2005-2008 елларда туган) командасы яклады.

Авыргазылылар Ф.Ф.Черенков исемендәге „Спартак“ акаде-миясенең яланында алты матчта катнашып, Төньяк Осетия командасын җиңде. Алтай крае командасы белән очрашып уртак нәтиҗәгә ирештеләр. Бөтенрусия дәрәҗәсендә, илнең 63 төбәгеннән җыелган 82 команда (800 бала һәм аларның тренерлары) арасында беренче тапкыр чыгыш ясап, якташларыбыз бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Матчлардан бушаган арада егетләр спорт йолдызлары белән очрашты, Русия футбол Премьер-лигасы матчларын карады, Мәскәүнең истәлекле урыннары белән танышты.
Флүр Бакиевның командасы „Балалар спорты“ федераль проекты чикләрендә оештырылган федераль ярышларда республика намусын яклау мөмкинлеген биргән „Бердәм Русия“ партиясенең урындагы бүлекчәсенә, Баш-кортстан Республикасы Дәүләт җыелышы - Корылтай депутатлары Әмир Ишемгулов белән Рөстәм Ишмөхәммәтовка, район Советына һәм хакимиятенә, район мәгариф бүлегенә, „Бердәм Русия“ Бөтенрусия сәяси партиясенең төбәк башкарма комитетына рәхмәт белдерә.
Спортчыларга ныклы сәламәтлек, яңа җиңүләргә, казанышларга ирешүләрен телибез!
Читайте нас: