Барлык яңалыклар
Спорт
13 июль 2020, 11:25

Спорт белән шөгыльләнүче балалары булган әти-әниләргә 50 шәр мең сум күләмендә пособие бирмәкчеләр

Әлеге закон проектын РФ Спорт министрлыгы әзерләгән, дип яза "Утро.ру" сайты.

Матди ярдәмне салым ташламасы итеп рәсмиләштерү күздә тотыла. Спорт түгәрәкләренә балаларын йөрткән ата - аналар яисә опекуннар түләүле хезмәтләрдән файдаланган өчен елына бер тапкыр салымнарын кире кайтара алачак. Кайтарылган сумма һәр балага 50 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Закон проекты авторлары фикеренчә, әлеге гамәл балаларны тагын да активрак спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итә ала. Инициатива хуплаган очракта, ул 2020 июненнән дип гамәлгә кертеләчәк.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/index.php/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/dlt-tagyn-50-shr-me-akcha-birmkche-di
Читайте нас: