Барлык яңалыклар
Спорт
1 сентябрь 2020, 16:54

Алинә Заһитова спорттан китә, телевидениедә тапшыру алып барачак

Ниһаять, спортчы телевидениене сайлаган

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Беренче канал оештырган “Ледниковый период” тапшыруын алып барачак, дип яза Sport24. Бу уңайдан сөйләшүләр күптән алып барылган, чөнки Алинә алга таба карьерасын дәвам итү мәсьәләсе буенча төгәл карарга килә алмаган. Ниһаять, спортчы телевидениене сайлаган. Алинә ил чемпионаты алдыннан узачак Россия кубогы этапларында катнашмаячак. Чыганак хәбәр иткәнчә, Алинә шоуда катнашуын раслаган. «Ледниковый период»ның төп алып баручысы Олимпия чемпионы Алексей Ягудин булачак.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/alin-zaitova-sporttan-kit-televidenied-tapshyru-alyp-barachak
Читайте нас: