Барлык яңалыклар
Спорт
22 сентябрь 2020, 13:37

Якташыбыз – Русиянең Гиннесс рекордлары кенәгәсендә

Рөстәм Нәбиев шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты

Популяр блогер, Омск шәһәрендә казарма җимерелгәннән соң ике аяксыз калган якташыбыз Рөстәм Нәбиевнең исемен Русиянең Гиннесс рекордлары китабына кертәчәкләр. Бу вакыйга аның Эльбрус тавына күтәрелүе белән бәйле.
“Бүген миңа китап нәшрияты вәкиле шалтыратты. Мин бик шат! – дип шатлыгы белән уртаклашты Рөстәм Инстаграм аккаунтында. – Миңа А пунктыннан Б пунктына кадәр барып җитүемне раслаучы видеоматериал гына җибәрергә кирәк. Әлбәттә, без барысын да җибәрәчәкбез".
Күптән түгел Рөстәм Нәбиев Русиянең диңгез биеклегеннән иң югары ноктасына кадәр үз куллары көче белән аяксыз килеш күтәрелде – Эльбрусны яулады. Якташыбыз киләчәктә Эверестка күтәрелү турында хыяллана.
Рөстәм, син булдыра аласың!
Фото: instagram.com/p/CFGqZKcqvja/
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Yaktashibiz--Rusiyane-Ginness-rekordlari-ken-g-send-464634/
Читайте нас: