Барлык яңалыклар
Спорт
9 декабрь 2020, 14:29

Башкортстанга бозда мотоциклда узышучылар килә

12-13 декабрьдә Башкортстанда зур спорт бәйгесе узачак

Уфадагы “Строитель” стадионында бозда мотоциклда узышу буенча Русия чемпионатының ярымфиналы үтә. Илнең җиде шәһәреннән 17 иң көчле узышчы финалдагы җиде билет өчен көч сынашачак. Алар арасында Г. Кадыров исемендәге Техник спорт үзәгенең 5 вәкиле бар.
Аларның төп көндәшләре: Тольяттиның "Мега-Лада" командасыннан дөнья чемпионы Даниил Иванов һәм команда ярышларында дөнья чемпионнары Игорь Кононов һәм Евгений Сайдуллин, Мәскәү өлкәсенең Луховицы шәһәре командасыннан тәҗрибәле узышчы Сергей Макаров, ЦСКА флагы астында чыгыш ясаучы, Европаның вице-чемпионы Эдуард Крысов та финалга үтәргә тырышачак. Шулай итеп, финалда катнашырга хокук биргән җиде урын өчен көрәш бик кискен һәм көчергәнешле булачак. Кызганычка каршы, билгеле чикләүләр аркасында ярышлар тамашачыларсыз узачак.
Чыганак: https://omet rb.rbsmi.ru/articles/sport/Bashkortstanga-bozdan-ut-chigaruchilar-kil-581066/
Читайте нас: