Барлык яңалыклар
Спорт
15 декабрь 2020, 12:16

Алтын значок талбазалы Рим Амановта

безнең районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексын яшьләр генә түгел, пенсионерлар да тапшыра. Шушы көннәрдә генә «ГТО» алтын значогын талбазалы Рим Аманов алды.

Рим Равил улына 68 яшь. Олы яшьтә булуына карамастан, ул чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ел саен район ярышларында катнаша һәм призлы урыннар яулый. Быел чаңгы сезоны алдыннан физик әзерлеген тикшереп карарга булган. Үзе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә нормативларны тапшыруга язылган һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Теләгән кешеләрнең барысын да аның үрнәгенә иярергә чакырабыз!
Язылу өчен телефон: 2-01-56.
И.Мөфтахина.
Читайте нас: