Барлык яңалыклар
Спорт
23 декабрь 2020, 15:04

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм - җиңүче

- Рөстәм - ярышларда иң яшь катнашучы, - ди ТР халык артисты Салават Фәтхединов. - Һәм абсолют җиңү турында әлегә әйтергә иртәрәк. Көндәш каршы килмәсен, зыян китермәсен өчен, старттан беренче булып китәргә кирәк. Ул чакта җиңү дә якын булачак.Тольятти шәһәрендә РАФ Кубогы һәм бозда автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының беренче этабы заездлары тәмамланды.1600 класста Татарстан узышчысы Рөстәм Фәтхетдинов җиңүче булды. AG Team командасының яшь пилоты баштан ук җиңүгә омтылды. Әмма бу җиңү җиңелләрдән бирелмәде, көрәш киеренке барды.Спорт менеджеры һәм Рөстәмнең әтисе, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сүзләренчә, беренче этаптан соң, 1600 класста автомобиль узышлары буенча Россия чемпионаты лидеры ачыкланган булса кирәк. Һәм бу - Татарстан вәкиле.Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/salavat-ftkhetdinovny-uly-rstm-kabat-ig-ireshte

- Рөстәм - ярышларда иң яшь катнашучы, - ди ТР халык артисты Салават Фәтхединов. - Һәм абсолют җиңү турында әлегә әйтергә иртәрәк. Көндәш каршы килмәсен, зыян китермәсен өчен, старттан беренче булып китәргә кирәк. Ул чакта җиңү дә якын булачак.
Тольятти шәһәрендә РАФ Кубогы һәм бозда автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының беренче этабы заездлары тәмамланды.
1600 класста Татарстан узышчысы Рөстәм Фәтхетдинов җиңүче булды. AG Team командасының яшь пилоты баштан ук җиңүгә омтылды. Әмма бу җиңү җиңелләрдән бирелмәде, көрәш киеренке барды.
Спорт менеджеры һәм Рөстәмнең әтисе, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сүзләренчә, беренче этаптан соң, 1600 класста автомобиль узышлары буенча Россия чемпионаты лидеры ачыкланган булса кирәк. Һәм бу - Татарстан вәкиле.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/salavat-ftkhetdinovny-uly-rstm-kabat-ig-ireshte
Читайте нас: