Барлык яңалыклар
Спорт
3 гыйнвар 2021, 19:36

Бәйрәм көннәрендә спорт чаралары

3 гыйнварда “Яңа ел гаилә уеннары-2021” башланды.

3 гыйнварда, 637 мәктәп һәм спорт мәйданнарында, “Яңа ел гаилә уеннары-2021” башланды. Беренче көнне үк аларда 17 мең кеше катнашты. Максималь хәвефсезлек өчен спорт уеннары ачык һавада үткәрелә. Чараларда катнашучылар чаңгыда узыштылар, вакытка чанада шудылар, пима киеп хоккей уйнадылар. Чара муниципалитетлар раслаган график буенча 2021 елның 6 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә 50 меңнән артык бала һәм әти – әниләре спорт уеннарында катнашуны планлаштыра.
Уеннар Мәгариф һәм фән, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге ярдәме белән уздырыла.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/B-yr-m-k-nn-re-sport-charalari-bel-n-relep-bara-619685/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Фото:Lidiatur.ru
Читайте нас: