Барлык яңалыклар
Спорт
7 гыйнвар 2021, 19:48

Әйдәгез, чаңгы шуабыз!

Чаңгыда йөрү сәламәтлекне ныгыта, тәннең сыгылмалылыгын, хәрәкәтләнүчәнлеген арттыруга булышлык итә.

Көн кояшлы икән, кара күзлек кияргә онытмагыз: ак кар кояшта түзеп торгысыз ялтырый һәм күз кабаклары кысыла, күз тирәсендә җыерчыклар барлыкка килә. Көн үтә суык булмаса, битне таза кар белән ышкып алу кәефне күтәрер.
Чаңгыда йөргәндә биткә пудра сөртергә, күз тирәсен буярга кирәкми. Бу бары тик зыян китерә. Ә менә иренгә майлырак помада килешер, ул нык кипмәс һәм ярылмас. Башыгызга мотлак киеп йөрегез, чөнки суыктан чәч сына һәм коела башларга мөмкин.
Кыш айларында рәхәтләнеп чаңгыда шуу, ак кардан яңа юллар яру- сәламәтлегегезне генә арттырмас, ә кәефегезне күтәрер, йөзләрегезгә бераз алсулык та өстәр.
Чыганак:https://bash.rbsmi.ru/articles/s-l-m-t-bulayy/y--si-ayi--sa-i-shiuayi-621754/?utm_source=vk&utm
Фото:Redbull.com
Читайте нас: