Барлык яңалыклар
Спорт
25 гыйнвар 2021, 01:04

Якташыбыз – Европа чемпионы

.

Уфада туып үскән билгеле спортчы Семен Елистратов Польшаның Гданьск шәһәрендә узгарылган Европа чемпионатында шорт-трек буенча 1,5 мең метр дистациядә беренче урын яулады. Ул 2 минут 18,384 секундта финиш сызыгына җитә.
Көмеш медальне дә Русия спортчысы Денис Айрапетян яулый. Өченче булып Нидерланды спортчысы Шинки Кнегта финишка килә. Әйткәндәй, данлыклы яҡташыбыз былтыр декабрь аенда чираттагы Русия чемпионы титулын да яулаган иде.
“Семен Елистратов белән горурланабыз. 30 яшьтә генә булуына карамастан, якташыбыз шорт-трек буенча Русиянең спорт мастеры, 2014 елгы Олимпиада чемпионы, 2018 елгы Олимпиаданың бронза призеры, күп тапкыр Европа чемпионы, Дөнья чемпионатлары җиңүчесе һәм призеры, Дөнья кубогына ия. Әлбәттә, монда Семенны бәләкәй чагыннан тәрбияләгән тренер Андрей Иванович Максимовның өлеше зур”, - дип горурлыгын белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/sport-m-turizm/Ya-tashibi--Evropa-chempioni-646612/
Фото: Русия Конькида йөгерү спорты союзыннан.
Читайте нас: