Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2021, 14:09

Алинә Заһитова иң популяр фигуристка

..

Фигуралы шуу буенча олимпиада чемпионкасы Алинә Заһитова иң популяр фигуристлар исемлегендә беренче өчлеккә кергән. Ул Googleда соңгы 15 ел дәвамында иң еш соратылган фигуристларның берсе. Аннан алда ике тапкыр олимпиада чемпионы, японлы Юдзуру Ханю һәм америкалы Тоня Хардинг тора. Тоняны дөньяга таныткан очрак аның 1994 елда АКШ җыелма командасы составына эләгү өчен көндәшенә һөҗүм итүе белән бәйле.
Иң популяр биш фигуралы шуу остасы исемлегенә японлы Мао Асада һәм Евгения Медведева кергән. Олимпиада чемпионы, тренер Евгений Плющенко нибары 11нче баскычта.
Әйткәндәй, Алинәбез берникадәр алдарак, инстачылар саны буенча иң популяр фигуристка буларак танылды.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/Alin-Za-itova-i-populyar-figuristka-648102/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Фото: https://www.google.com/search?source=univ&tbm=isch&q=%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D0%BD%D0%B0+%D0%B7%D0%B0%D0%B3%D0%B8%D1%82%D0%BE%D0%B2%D0%B0+%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&sa=X&ved=2ahUKEwi7gIDSg7nuAhVvxIsKHTADD8AQ7Al6BAgDECI&biw=1470&bih=739#imgrc=XRUsQDlPUq0btM
Читайте нас: