Барлык яңалыклар
Спорт
8 февраль 2021, 18:53

Өстәл теннисын кемнәр оста уйный?

.

Куезбаш урта мәктәбендә 6-11 сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча зона ярышлары булып узды. Анда Юламан, Терәпә һәм Яңа Федоровка авылларыннан 59 укучы катнашты. Алар арасында мавыктыргыч, кызыклы уеннар һәм киеренке көрәш нәтиҗәсендә иң көчлеләр ачыкланды.
Егетләр арасында
1 урын Ефимов Денис (Яңа Федоровка авылы),
2 урын Яковлев Евгений (Яңа Федоровка авылы),
3 урын Виноградов Владимир (Трәпә).
Кызлар арасында
1 урын Степанова Ираида (Яңа Федоровка авылы),
2 урын Степанова Надежда Яңа Федоровка авылы),
3 урын Григорьева Ангелина
(Яңа Федоровка авылы).
Ярышларда катнашучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыруда спонсорлык ярдәме өчен авыл хакимияте башлыгы Захарова Ирина Семеновнага рәхмәт белдерәбез
Читайте нас: